Центральная библиотека

"Әти, әни һәм мин-китап яратабыз"

Югары Тәкермән авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты "Әти, әни һәм мин-китап яратабыз" дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Максаты: гаилә һәм китапханәне балаларны укуга тартуда берләштерү.
Уенда 3 гаилә: Сахаповлар, Юмаевлар, Якиевлар катнашты. Алар викторина сорауларына җавап бирделәр, Крыловның "Квартет" мәкаленә, Тукайның "Су анасы"на, "Йомры икмәк" әкиятенә инсценировка, җырга һәм биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
"Иң укымышлы гаилә" исеменә Сахаповлар, "Иң җитез гаилә" исеменә Якиевлар, "Иң дус гаилә" исеменә Юмаевлар лаек булды.
Китапханәдә "Китап-иң якын дус" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.