Центральная библиотека

"Гаилә мәктәбе"

6.02.2020 көнне Демография милли проекты кысаларында, Әтрәкле китапханәсенә кунакка яшь әниләр үзләренең нәниләре белән кунакка килделәр. Алар өчен "Гаилә мәктәбе" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әниләр өчен яңа газета-журналлар, ә нәни китап укучылар өчен "Әкиятләр илендә" исемле китаплар белән таныштыру үткәрелде. "Теремкәй" әкияте укылды. Әниләр белән "авырган" китапка ярдәм курсәтелде. Балалар игътибарына татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар күрсәтелде. Ничек инде балалар җыелган җирдә уеннарсыз булсын? Әлбәттә, рәхәтләнеп уеннар оештырылды. Килгән кунакларыбыз "Озакламый тагын килербез" дип киттеләр.