Центральная библиотека

"Без сәламәт яшәү рәвеше сайлыйбыз"

4 нче февраль Бөтендөнья рак авыруларына каршы көрәш көне. Бу уңайдан 5 нче февральдә Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә күргәзмә куелды. Китап укучылар күргәзмә белән таныша алалар. Авылыбыз фельдшеры Харисова Гөлнира "Без сәламәт яшәү рәвеше сайлыйбыз" дигән темага лекция укыды, чарада катнашучыларга дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, даими рәвештә табибларга күренеп тору турында сөйләде. Төп максат: бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм киң таралуын һәм үлем очракларын киметү, үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәклеге турында аңлату.