Центральная библиотека

Бу мөбарәк җомга көн"

Татар халкының репертуарында шигъри табигате белән бәетләргә тартым булган бер жанр бар. Ул - мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтләр элек-электән үк яшь буынны тәрбияләүдә чисталык, пакълекне, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Шуны күздә тотып Дәвек авыл китапханәсендә (китапханәче Сахабутдинова Гүзәлия) мөнәҗәтләр кичәсе уздырылды. Яшьләргә аңлату эшләре алып барылды аларның сорауларына җавап бирелде. Һәм Зөһрә Сәхәбиева башкаруында "Бу мөбарәк җомга көн" дип исемләнгән мөнәҗәт тыңлады. Бу кичәнең максаты- яшь буында әхлак тәрбиясе булдыру.