Центральная библиотека

"Сугыш кайтавазы"

#75летВОВ
#БөекҖиңүгә75ел.
4 февральдә Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк башлангыч мәктәбендә Сталинград шәһәре азат ителүенә багышланган "Сугыш кайтавазы" дигән батырлык сәгате уздырды. 200 көн дәвам иткән канкойгыч сугыш турында укучылар тын алмый тыңладылар. Үзләре яшендә булган яшь сугышчылар , аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.Күргәзмәгә куелган китаплар тәкъдим ителде. Дәреснең төп максаты булып бабаларыбыз күрсәткән батырлыклар беркайчанда онытылырга тиеш түгеллеген балаларыбызга җиткерү .