Центральная библиотека

"Туган ягыңны беләсеңме?"

4 февральдә Җәмәк "Салават күпере" балалар бакчасында Кадрәк авыл китапханәчесе тәрбиячеләр белән берлектә "Туган ягыңны беләсеңме?" дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырдылар. Татарстан Республикасының символлары турында сөйләнде. Балалар Татарстан, Казан, Минзәлә һәм Җәмәк авылына багышланган китаплар, мәкаләләр белән таныштылар. Сорауларга җавап бирделәр. Тәрбия сәгатенең төп максаты туган ягыбызның үткәнен, тарихыбызны беркайчан онытмау. Балаларда горурлык хисе тәрбияләү.