Центральная библиотека

"Вакытка уку"

# Тауасты Байлар авыл китапханәсе#
#Җиңүнең 75 еллыгына#
#ТАССР ның 100 еллыгына#
Китапханәгә укучыларны кубрәк тарту өчен без төрле эш алымнары кулланып эшлибез. 4 нче февраль көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән бергә өлкәннәр белән "Вакытка уку" уткәрдек. "Вакытка уку" өчен Газиз Иделленең "Жиңү юлы" дип исемләнгән китабын сайладык. Бу китапка үзебезнең авылыбызда туып үскән, Ленин ордены кавалеры, тупчы, гвардия лейтенанты Гатин Салихҗанның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары язылган. Аның 1941 нче елның 24 нче июненнән башлап үткән юлының һәрбер адымы сугыш белән, кан һәм үлем белән билгеләнгән. Гатин Салихҗан үз Ватанының, үз халкының бөек исемен, намусын, шөһрәтен югары күтәреп, исән-сау килеш Минзәләгә, Тауасты Байлар авылына Берлин аша әйләнеп кайткан һәм авылдашларына үзе үткән героик сугыш юлы турында сөйләгән геройларыбызнын берсе.
Беренче урынга 1 минутка 270 суз укып, Гилязова Роза апа лаек булды. Барлык катнашучыларга киләчәктә дә сәламәтлек, китапханәнең актив укучылары булуларын теләп истәлекле буләк тапшырылды.