Центральная библиотека

Китап күргәзмәсе

#100_лет_образования_ТАССР
ТАССРның 100еллыгына.
Борынгы татарларның ислам динен кабул иту темасын яктыртып, Әтрәкле китапханәсе 3.02.2020 көнне китап күргәзмәсе ясап, укучыларга тәкъдим итте. Ислам дине иң күп дөньякүләм таралган диннәрнең берсе. Ислам диненең планета буйлап таралуы, аның кешелек өчен бик мөһим булуын раслый. Башлангычы булган гарәп дөньясыннан таралып, бик нык тизлек белән Якын һәм Урта көнчыгыш чикләрен үтеп чыга.
Багдад илчеләре Борынгы Болгар иленә милади буенча 922 елның 11 маенда килеп җитәләр. Илчеләрне яхшылап кабул итәләр һәм шул көннән ислам дине дәүләтнең рәсми дине итеп кабул ителә. Авылыбыз абыстае Роза апа Мөхәммәтҗанова бик эчтәлекле итеп, безнең татарлар дөньясында диннең ничек ныгып китүен аңлатты. Безнең әби-бабаларыбыз шушы дин кагыйдәләре белән яшәгәннәр. Тарихның төрле чорларында да, халкыбыз үз диненә тугры калган, иманын сатмаган.
21 гасыр-Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынау кебек. Бар да бар, тик менә кешеләр вакыт белән генә идарә итә алмыйлар, рухи кыйммәтләрне кайгырту һәрберебезнең намусында кала.