Центральная библиотека

"Мы провнуки твои, Победа!"

02.02 көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата Бикбау авылы китапханәсе "Мы провнуки твои, Победа!" акциясенә кушылып балалар белән чара үткәрде. Балаларга Җиңү бәйрәменә кагылышлы сораулар бирелде. Җиңү бәйрәме көннен барча халык бәйрәм итүе, парадка чыгу, һәйкәлләргә чәчәкләр кую, ветераннарыбызны котлау һәм бу көнне Салютлар атылуы турында китапханәче Нуруллина сөйләп үтте һәм салют рәсемен ясарга булдык. Салют караңгыда атылганга күрә рәсемне кара төстәге кәгазьгә ясарга кирәклеге аңлатылды.
2 февраль - Сталинград шәһәрен немец гаскәрләреннән азат итү көне. 200 көнгә сузылган Сталинград сугышы турында да балалар аңларлык итеп сөйләп үтелде.
Бу чараның максаты: Тәбигатькә соклану хисләре, патриотик хисләр, ветераннарга карата мәрхәмәтлелек, рәсем ясауга кызыксыну һәм пөхтәлек тәрбияләү. Җиңү көне турында күбрәк белүләрен теләү.
Катнашты: 4 бала, 2 яшүсмер.