Центральная библиотека

"Яшьлек белән очрашу"

1 февраль Дәвек авылы китапханәсендә "Яшьлек белән очрашу" дип исемләнгән студентлар-яшьләр белән очрашу булды, китапханәче Сахабутдинова Гузәлия үз чыгышын "Бер горурлык хисе яна миндә... " дип башлады, горурланырлык та бит, үзебезнең Дәвек авылыннан төрле шәһәрләргә китеп 20 студент югары уку йортларында белем алалар. Бу бәйрәмне китапханәдә үткәрү безнең традициягә керде. Студентлар көләч йөз белән, үзләренең уку йортлары турында сөйләп, кызыклы хәлләр искә алдылар. Хөрмәтле студентлар, киләчәктә илебезгә кирәкле һөнәр ияләре булып, укуган белемнәрегезне кулланып эшләргә язсын.