Центральная библиотека

"Бабайлар эзеннән"

К 75 летию Победы.
1 февраль көнне Югары Тәкермән китапханәсе һәм мәдәният йорты Җиңүнең 75 еллыгына багышлап "Бабайлар эзеннән" дигән очрашу уздырды. Очрашуга Казан Энергитика Университетында оешкан "Поисковая тропа" экспедициясенең актив эзләнүчесе Максим Уткин килде.
Ул үзләренең отряд тормышы, Ленинград өлкәсендәге сугышта ятып калган сугышчыларны ничек эзләүләре, нинди экспонатлар табулары турында сөйләде.
Китап укучылар аның 2 фронт, "Үлем үзәне", " Мясной бор" турында сөйләүләрен исләре китеп тыңладылар.
Катнашты: 13 кеше.