Центральная библиотека

"Ветераннар тормышы романнар язарлык"

ТАССРның 100 еллыгына
Бөек Җиңунен 75 еллыгына
31 гыйнвар көнне "Ветераннар тормышы романнар язарлык" акциясе кысаларында Аю авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә, тыл ветераны Миншина Ф.Г. апа йортына очрашуга барды. Сугыш башланган елны Фая апа 10 яшьлек бала була. Әтиләре 1941 елны сугышка киткәндә өйдә әниләре дурт кыз бала белән кала. Иң кечкенәләре Фәнүзә сентябрь аенда туып кына кала...
Шул китүдән, әтиләренең ике айдан соң бер тапкыр гына хаты килә. Үлү турындагы хәбәре дә берничә ел үткәч кенә килә.
Фая апа 14 яшеннән ындыр табагында көлтә сугуда эшли.Колтәләрне сугу машинасына күтәрә алмаганлыктан, икешәр кыз бергә күтәреп бирә идек, ди. Ул елларда ипи юк иде, бар булган ризык черек бәрәңгедән иде, дип искә ала ветеран апабыз.
Сугыш елларында куелган 40 кг ит нарядын үти алмагач, 1943 елда әниләре ат урынына эшкә җигеп йөргән сыерын, шул бурыч хакына, заготконторага җитәкләп илтеп тапшыра... Ул сөйләгәннәрне тыңлаганда күзләргә яшь килә.
Сугыштан соңгы илне торгызу елларында Фая апа дуңгызчылык фермасында эшли, 50 елларда Түбән Кама каласы төзеләсе урынга урман кисүгә йөри, яңадан авылда сыер савучы булып һәм ындыр табагында хезмәт куя. Тормыш иптәше Нәис абый белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
Бүгенге көндә 89 яшьлек ветеран Миншина Фая апа кызы һәм оныгы тәрбиясендә яши.
Максат: авыл тарихын барлау, туган як турындагы әдәбиятны пропагандалау.
Бурыч: яшь буында ветераннарга карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләу.
Катнашты: укучылар 4; зурлар 5 кеше.