Центральная библиотека

"Без оныкчыкларын синең, Жиңү!"

#75летВОВ#
Бөек Жиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 29 январь көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Без оныкчыкларын синең, Жиңү!" акциясенә кушылды. "Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите" дигән китап күргәзмәсе төзелде. Без бүген мәктәп китапханәсендә түгәрәк өстәл янында патриотик тәрбия сәгате оештырдык. Бу чараның максаты: балаларга сугыш төшенчәсен аңларга булышу, Ленинград халкының өч ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны күрсәтү иде. Балалар бик ихтибар белән тыңлап утырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Сугыш турында бик күп китаплар укырга алдылар.