Центральная библиотека

"Без оныкчыкларың синең, Җиңү"

#75летВОВ#
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, 27 нче январь көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе К.А.Смирнова ис.урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ахметова Раушания һәм Рахматуллина Гөлназ белән берлектә, Ленинград блокадасы өзелгән көн уңаеннан "Без оныкчыкларың синең, Җиңү" акциясенә кушылып "Безнең балаларыбыз бу турыда белергә тиеш" дип аталган батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче Җиңүнең нинди коточкыч авырлыклар аша килүе турында сөйләде. Шәһәр чолганышта калгач, балаларны һәм өлкәннәрне илебезнең төрле почмакларына җибәрәләр. Шушы аяныч тормышка дучар ителгән гаиләләр Тат.Мөшеге авылына да урнаштырыла. Ахметова Раушания килеп урнашкан гаилә турында әбисе Ахмадуллина Фәрдәнә сөйләгәннәрдән ишетеп калган истәлекләрен, Ленинградта музейда Таня Савичеваның алып барган көндәлеген якыннан күрүе турында сөйләде. Балалар кызыксынып тынладылар. Чара илебез тарихына кызыксыну уяту, үткәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып уздырылды. Катнашты 14 бала, 3 зур кеше.