Центральная библиотека

"Мы правнуки твои, Победа!"

#Бөек Җиңүгә 75 ел.
27 январьдә Кадрәк авыл китапханәсе "Мы правнуки твои, Победа!" дигән акциягә кушылды. Авыл китапханәсендә "Тиңдәшсез батырлык" дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Китапханәче "Китап сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләрне башланып киткән акция белән таныштырды. "Города-герои" балалар энциклопедиясеннән Ленинград турында, Н. Ходзаның "Дорога жизни" китабыннан өзекләр укылды. Т. Савичеваның көндәлеге тәкъдим ителде. Батырлык сәгатенең максаты батырлык беркайчан да онытылырга тиеш түгеллеген балаларга аңлату. Бөек Җиңүгә багышланган китаплар белән таныштыру.