Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан илебездә бик күп акцияләр, конкурслар үткәрелә. 27 январь көнне Дәвек авыл китапханәсе "Без оныкчыкларың синең, Җиңү! " акциясендә катнашты. Ленинградны фашист блокадасыннан азат итү көне уңаеннан кычкырып укулар оештырылды. Батырлар турында әсәрләр күп булса да, уку өчен Д. Гранинның "Пленные. Мой лейтенант" һәм Ю. Яковлевның "Девочка с Васильевского острова" дигән әсәрләр сайланды. Бу әсәрләрдә солдатларның, тылдагы балаларның авыр тормышлары ачык языла. Ачлыкның зәһәр икәнлеге ике әсәрдә дә беренче урынга куела.
Бу әсәрләрне укыгач, балаларда кызыксыну уянды, һәм алар ике китапны да өйләренә укырга алдылар.
![Центральная библиотека](/media/participant_site/lib_avatars/56/569196887.jpg)
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13