Центральная библиотека

Ленинград блокадасы

27 нче январь көнне Хуҗәмәт авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән берлектә Бөек җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР ның 100 еллыгын каршылап Ленинград блокадасы өзелгән көн тарафыннан тыл ветераны Гатауллин Хөснулла абый белән очрашу оештырды. Ленинград шәһәре чолганышта калгач Тормыш юлы буйлап картларны, балаларны илебезнең төрле почмакларына шул исәптән Татарстанга да озатканнар. Менә шул балалар Хуҗәмәт авылында гы балалар йортына урнаштырыла. Хөснулла абый шул балалар белән уйнап, аралашып ускән кеше. Ул балалар йорты элеккеге сәүдәгәр Сәет Батталовның йорты булганын һәм авыл тарихын сойләр өчен Хуҗәмәт мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Гөльюзем Миннерахман кызы чакыиылды. (балалар йорты макеты да Гөльюзем апа җитәкчелегендә эшләнгән) Очрашуда 8 укучы 6 зур кеше катнашты.