Центральная библиотека

25 январь - университет һәм студент көне

1755 елның 25 январь көнне Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына" кул куйган. Шуннан соң 25 январь - университет һәм студент көне дип санала.
Шул уңайдан Наратлы Кичү китапханәчесе Латыйпова Г. мәдәният йорты белән берлектә Студентлар белән очрашу кичәсе үткәрделәр.
Кичәнең максаты укучыларга уку йорты сайлауда ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү.
Кичәдә катнашкан студентлар үзләре укый торган уку йортлары турында сөйләделәр, мәктәптә укыткан укытучыларны искә төшерделәр, уеннар да катнаштылар. Бигрәктә Кытайның Пекин шәһәрендә укуын дәвам иткән Шайхлисламова Гөлназның чыгышы кызыклы булды. Инглиз телендә укуын, кытайча да өйрәнүен әйтте. Нәкъ 25 январь Кытайда Яңа ел икән.