Центральная библиотека

"Экологик әкият"

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. 25 нче январь көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе "Тамчыкай" балалар бакчасында булды. Кечкенәләр белән "Экологик әкият" дигән исем астында кычкырып укулар һәм әңгәмә үтте. Чара балалар бакчасы тәрбиячесе Мавлиева Ләйсән белән берлектә уздырылды. Чараның максаты - балаларга табигатьне ярату һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү. Шулай ук китаплар аша балалар белән җир шарында яшәүче кошлар һәм җәнлекләр турында сөйләштек, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Катнашты 4 бала.