Центральная библиотека

"Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре"

24 январь көнне Бикбау авылы китапханәсендә күренекле шагыйрь, "Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булган хөрмәтле авылдашыбыз мәрхүм Азат Мәрдәнне искә алу кичәсе үткәрелде.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Азат Мәрдән белән дә шулай: шигырьләре, җырлары калды. Үзе исән булса 2019 елның декабрендә 60 яшь булган булыр иде.
Бүген Азат Мәрдәннең вафатыннан соң 12 ел узгач, дүртенче яңа - "Әйтер сүзләремне шигырьләремннән эзләгез" дип аталган 80 битлек шигырьләр җыентыгы тәкьдим ителде. Юбилярны искә алып, аның тормыш юлын да искә төшердек. Шигырьләрен укыдык. Шагыйрьнең "Өченче" дип аталган шигыренә Рөстәм абый Ахметханов язган җырын автор башкаруында, Мәликә башкаруында "Өзмә миңа гелләр" җырлары язмадан тыңлап үтелде.
"Җире - җәннәт, суы - ширбәт, халкы - талант Бикбавымның" исемле күргәзмә куедды. Чыннан да Бикбау талант ияләренә бик бай. Кичәбезне Энҗе Усманованың "Шигырьләрең калды" дигән шигырен укып тәмамланды.
Катнашты 16 кеше