Центральная библиотека

"Бөек Ватан сугышы темасына укыйбыз"

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Әтрәкле китапханәсендә "Бөек Ватан сугышы темасына укыйбыз" исемле китап кургәзмәсе куелган. Төрле яшьтәге китап укучыларны да җәлеп итәрдәй китаплар тәкъдим ителә.
Ватан сугышының иң аянычлы урыннарыннан берсе - Ленинград блокадасының өзелүенә 27 январьдә 76 ел тула. 22
январь көнне, күпме Ватандашларыбызның гомерен өзгән, тормышын җимергән шушы вакыйга турында әңгәмә уткәрелде. Кургәзмәдәге китаплар белән якыннан таныштык, интернет аша сюжетлар карадык. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр,шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә барган дошманга каршы көрәш аяусыз булган. Күпләр "Тормыш юлы" - Ладога куле аша юл булгач кына исән кала. Сугыш кырларында һәм илебезне илбасарлардан саклап төрле михнәт чиккән ватандашлар турында Хәтер һәрвакыт яшәсен, киләсе буыннар да ул героизмны онытмасын иде, - безнең үткәргән чараларыбызның максаты менә шул.