Центральная библиотека

"ТАССРның 100 еллыгы"

22 январь көнне авыл китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре Калморза авыл клубында Минзәлә шәһәренең "Ак калфак" оешмасын кунакка алдылар. Авыл халкына үткәргән чара - татар гайләсе аша милләтне үстерүгә, гореф-гадәтләрне, телне саклап калуга юнәлтелгән. Очрашу концерт формасында алып барылды. Кичә барышында "ТАССРның 100 еллыгы" һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан җыр һәм шигырьләр яңгырады. Килгән тамашачы әлеге чарада яшь чакларын, туып-үскән җирләрен искә төшерделәр, рухи ял иттеләр. "ТАССРның 100 еллыгы", "Бөек Җиңүгә 75 ел" дигән исем астында китап күргәзмәләре эшләде.