Центральная библиотека

,,Ханым серләре"

22 январь көнне, һәр ел саен үткәрелеп килә торган традициябезгә тугры калып, Хуҗәмәт китапханәсе каршында оештырылган ,,Ханым серләре" клубы кызлары, культура йорты белән берлектә, Минзәлә картлар йортына бардык.
Быел Бөек җинүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә жыенабыз. Картлар йортында да сугыш чоры балалары тәрбияләнә. Без шул темага таянып, аларга эчтәлекле, матур җырлар җырладык. Яшьлекләрен хәтерләтердәй шигырьләр сөйләдек. Бәйрәмебез гармун моңнары, дәртле биюләр белән үрелеп барды.