Центральная библиотека

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә эшләп килүче күчмә китапханә үзенең эшен дәвам итә. 21 нче январь көнне авыл китапханәчесе, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, Рус Мөшеге авыдында яшәүче Федорова Зифа һәм Тат.Мөшеге дә яшәүче Нургалиева Рәмзия апада кунакта булды. Аларга фронтовик әдипләребезнең әсәрләре, газета - журналлар тәкьдим ителде.