Центральная библиотека

"Аларның тормышы - романнар язарлык"

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 21 гыйнвар көнне Аю авыл китапханәсе "Аларның тормышы - романнар язарлык", дигән акция, тыл ветераннары белән өйләрдә очрашулар башлап җибәрде. Бу чара 21 гыйнвардан 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Аю авылы китапханәчесе Ахметзянова В.В. "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Мингазова В.З. белән берлектә, балалар белән Насыров Әмирҗан абый һәм Сәлимә апаларда очрашуда булдылар. Сугыш башланганда 10 яшьлек булган Сәлимә апа һәм 16 яшьлек булган Әмирҗан абыйлар авыр еллар истәлекләре белән уртаклаштылар.
Әлеге чаранын максаты: үсеп килүче буынны сугыш чорында фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан авылдашларыбыз белән таныштыру, авыл тарихын тирәннәнрәк өйрәнү.