Центральная библиотека

"Могҗизалар кыры"

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә авылыбыз яшьләре белән "Могҗизалар кыры" уены үткәрде. Әлеге уенның максаты: яшьләрдә гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү,Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрен киңәйтү иде. Яшьләребез уенда бик теләп катнаштылар. Супер уенда жиңүче дип Хәмәдиев Зәки табылды.Барлык катнашучыларга да кечкенә генә истәлекле бүләкләр таратылды. Соңыннан яшьләрне китапханәдә эшләп килүче "Татарстан тарих битләрендә" дигән китап күргәзмәсе белән якыннанрак таныштырдык. Яшьләргә ТАССР барлыкка килү тарихы һәм республиканың заманча йөзе белән бәйле материаллар тәкьдим ителде.