Центральная библиотека

"Ачы һəм куркыныч төтен"

18 январьдə Югары Юшады авыл китапханəсендə "Ачы һəм куркыныч төтен" дип аталган китап күргəзмəсе төзелде, яшьлəр белəн фикер алышу уздырылды. Китапханəче никотинның зарары турында сөйлəде, бер тəмəке төтенненең ничə ел гомерне кыскартуы, сəламəт яшəү өчен нəрсəлəр эшлəргə кирəк икəнлеге аңлатылды. Сəламəтлекне яшьтəн үк сакларга, спорт белəн шөгыльлəнергə, начар гадəтлəргə иярмəскə дигəн фикердə калдык.