Центральная библиотека

"Китап дигән могҗиза сарае"

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан.
Китап укучыларны, бигрәк тә кече яшьтән үк җәлеп итү максатыннан, Әтрәкле китапханәсенә 17.01 көнне кече яшьтәге балалары белән әниләр чакырылды. "Китап дигән могҗиза сарае" исемле, балалар өчен бик файдалы, уңайлы китаплардан торган китап кургәзмәсе ясап куелды. Китапханәче һәр китап белән танышу уткәрде. "Татар халык әкиятләре" китабы эчендәге дисктан әкиятләр күрсәтелде. Балалар белән уеннар уйнап алдык. Кече яшьтән үк китапларны яратса, сак кына карарга икәнен аңласа, әнисе укыган әкиятләрен күңел биреп тыңлый белсә, һичшиксез бу балада Китапка карата ихтирам уяначак. Яшь әниләр белән балаларның китапханәгә юллары дәвамлы булыр дип ышанабыз.