Центральная библиотека

Әдәби дәрес

Бүген Югары Тәкермән авыл китапханәсе Шәйхи Маннурның тууына 115 еллыгына багышлап, язучының "Нәниләргә һәм дәүләргә" исемле китабы буенча, 2 һәм 4 сыйныф укучылары белән әдәби дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты:укучыларда язучы иҗатына һәм әдәбиятка кызыксыну уяту.
Китапханәче язучының тормыш юлы, әсәрләре белән таныштырды, укучылар китабыннан шигырьләрен укыдылар, сыйныф җитәкчесе Шиабетдинова Н.Г. язучы иҗатына багышланган презентация күрсәтте. Катнашты: 2 зур кеше, 13 бала.