Центральная библиотека

Китап кургәзмәсе

ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 15 январьдә Кадрәк авыл китапханәсендә татар әдәбиятында күренекле әдипләрнең берсе булган Ш. Маннурның 115 еллыгына багышланган күргәзмә төзелде. "Тулбай моңчысы" дип аталган күргәзмәгә авторның төрле жанрларда язылган китаплары куелды һәм күзәтүләр уздырылды.Язучының иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан оештырылган күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты.