Центральная библиотека

Очрашу

Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсенә һич көтмәгәндә тарихчы -галим, тарих фәннәре кандидаты бик күп китаплар авторы Нурулла Гариф килеп керде. Аның иң танылган китабы "Татар халкының милли бәйсезлеге өчен көрәше". Нурулла әфәнде китапханә һәм китапханәдә эшләп килүче "Авылым тарихы музее" белән бик кызыксынды. Нурулла әфәнде безгә бик күп мәгьлүмәтләр, кинәшләр биреп, үзенең эшчәнлеге турында сөйләде. Ә без үз чиратыбызда аны китап укучылар белән очрашуга чакырып калдык.