Центральная библиотека

"Көрәшче, язучы, тәрҗемәче"

15 январь көнне Бикбау авылы китапханәсендә рус язучылары: А.М.Грибоедовның 225, Е.И.Носовның 95 еллыгына; шагыйрь Шәехзада Бабичның 125 еллыгына карата "Безнең Бабич" исемле; Мәхмүт Максудовның 120 еллыгына "Көрәшче, язучы, тәрҗемәче" дип исемләнгән китап күргәзмәләре куелды. Язучыларның тормыш юлын һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан китап укучылар белән күргәзмәләргә күзәтү ясалды. А.С.Грибоедовның "Горе от ума", М.Максудның "Яңа тормыш язында", Ш.Бабичның "Зәңгәр җырлар" китапларын өйләренә алдылар.