Центральная библиотека

"Нәрсә соң ул Снюс?"

Балаларга "Снюс" дип аталган яңа афәт яный. "Нәрсә соң ул Снюс?" Шушы темага 14 январьдә Кадрәк авыл китапханәчесе авыл мәктәбендә ата-аналар алдында чыгыш ясады. Чыгышта "Снюс нәрсә ул?," "Үсмерләр нигә аңа алдана?", "Нәрсәгә игътибар итәргә?" дигән сорауларга җавап бирелде. Үзәк китапханәдән җибәрелгән видео язма тәкъдим ителде . Бергәләп балаларга игътибарлы булырга кирәклеге искәртелде.