Центральная библиотека

"Мин һаман бит әле 18 дә"

10 янаарь көнне Бикбау мәдәният йортында китапханәче клуб мөдире белән берлектә барыбызның да яраткан җырчысы, Салават Фәтхетдиновка 60 яшь тулу уңаеннан "Көйне таны" дип аталган музыкаль башваткыч уены үткәрде. "Бердәмлектә көч" оешмасы членнары ике командага "Җитезләр" һәм "Өлгерләр" бүленеп көч сынаштылар. Алар берничә нотадан көйләрне белделәр, буталган сүзләрдән җыр куплетларын дөресләп җыйдылар, Салават репертуарыннан бик күп җыларны җырладылар. "Мин һаман бит әле 18 дә" исемле күргәзмә куелды һәм күзәтү ясалды. Китапханәче җырчының биографиясе, бүләкләре, мактаулы исемнәре белән таныштырды. Роберт Миңнуллинның Салават Фәтхетдиновка карата язган кызыклы шигьри юллар, рифмалар укылды. Салават Фәтхетдиновның җырларын тыңлый - тыңлый башваткыч уенны бик күңелле үтте. Командалар бердәм булганга тигез уйнадылар, кечкенә генә истәлек бүләкләре бирелде.