Центральная библиотека

"Җәвамигуль-кәлим шәрехе"

10 нчы январьдә Тат.Мөшеге авыл мәчетендә авыл китапханәсендә эшләп килүче "Мирас" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашы белән гарәпчә уку дәресләре үтте. Танылган мәгьрифәтче, галим, тарихчы, дин белгече Ризаэддин Фәхреддинның "Җәвамигуль-кәлим шәрехе" китабы белән якыннан таныштылар, хәдисләр буенча фикер алышулар булды.