Центральная библиотека

Рождество

7 январь көнне Рус Мөшеге авыл клубында Рождество бәйрәменә багышлап бәйрәм чарасы үтте. Чара Тат.Мөшеге мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды. Китапханәче китап укучыларга бәйрәм турында сөйләде, мәдәният йорты коллективы күңелле бәйрәм концерты куйды, тамашачылар үзләре дә бик актив булдылар.