Центральная библиотека

"Укыйбыз да, ял итәбез"

Балаларның кышкы каникулын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Укыйбыз да, ял итәбез" дигән чара үткәрде. Башта балалар белән "Кышкы бизәкләр" дип исемләнгән викторина уздырдык. Соңыннан чыршы тирәли төрле уеннар уйнадык. Кыш бабай да үзенең бик матур теләкләрен теләп, күчтәнәчләрен өләште. Балалар рәхәтләнеп ял итеп, өйләренә таралыштылар.