Центральная библиотека

"Раштуаны каршылап"

7 январьдә Кадрәк мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе Раштуа бәйрәме уздырды. "Раштуаны каршылап" дип аталган күргәзмә ясалды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы, клоун кунак булып килде. Катнашучыларыбыз өлкән яшьтә булуларына карамастан уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. Рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.