Центральная библиотека

Балалар елкасы

4 нче январь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында китапханәче һәм мәдәния хезмәткәрләре бергәләп балалар елкасы үткәрделәр. Шүрәле һәм убырлы балалар бәйрәмен бозарга теләп Кыш бабай һәм Кар кызын урлап, үзләре ялган Кыш бабай һәм Кар кызы булып кереп балаларны алдарга теләделәр. Балалар бик үткер булып чыктылар,аларның ялган булуларын белеп хәлләре беткәнче биетеп куып җибәрделәр. Ә чын Кыш бабайга матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар. Кыш бабай балаларга күчтәнәчләр өләште. Бәйрәм бик күңелле булды.