Центральная библиотека

"Кар кызында кунакта"

4.01.2020 көнне Әтрәкле китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Кар кызында кунакта" исемле уен-тамаша үткәрде. Чара башлануга, Кыш бабай белән Кар кызы зур капчыкларын алып килеп җиттеләр. Иң элек, конкурсларда катнашкан 3 китап укучыга дмпломнар тапшырылды. Китапханәгә 2020 елның беренче китап укучылары язылды. Кыш бабай, Кар кызы белән балалар җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, биеделәр. Кыш бабайга шигырьләрен сөйләделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар Кыш бабайның капчыгы бушап калды.