Центральная библиотека

"Китап-рухи байлык чыганагы"

4 гыйнвар көнне Аю авыл китапханәсе үзенең беренче укучыларын каршы алды. Китапханәче Әхмәтҗанова В.В. китап укучылар белән "Китап-рухи байлык чыганагы" дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучылар арасында китап уку нәрсә бирә, дигән темага фикер алышу үткәрелде. Зурлар - китап уку илһам, күңел тынычлыгы китерә дисәләр, ә балалар - белем чыганагы дип атады.
Китапханәче 2020 елнын юбилейларга бай ел икәнен искәртеп үтте. Россияда 2020 ел "Дан һәм хәтер елы" буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан сугыш чоры китергән фаҗигалар һәм тыл ветераннарының хезмәте искә алынып үтте. 2020 ел Татарстанда "ТАССРның 100 еллыгы елы" дип аталды. Бу уңайдан колхозлашу еллары турында истәлекләр яңартылды.
Китапханәдә беренче китап укучылар балалар арасында Мингазова Айзилә һәм Азалия, зурлар арасында Фаррахова Рина һәм Ахметшина Венера булдылар. Укучыларга Кыш бабайдан баллы бүләкләр бирелде.