Центральная библиотека

"Яңа елны көткәндә..."

26 декабрь көнне Аю авыл китапханәсендә "Яңа елны көткәндә..." дигән әдәби музыкаль кичә узды. Беренче өлештә Венера Ахметшина З. Кадырованың "Яраларым белән яратырмын" исемле китабына күзәтү ясады, китапханәче Ахметзянова В. киләсе 2020 елның булачак күренекле даталары белән таныштырды һәм киләсе елның гороскобыннан кызыклы фаразларны китерде. Икенче өлештә "Балкыш" клубы кызлары "Шалкан" рус халык әкиятенен заманча куелган вариантын тәкъдим итте. Кичә шулай ук төрле уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп барды. Азактан шаян лоторея уены уйнатылды.