Центральная библиотека

"Тәмәке бетмәс - тартучы бетәр"

Россия тәмәке тартучылар саны буенча алда баручы илләрнең берсе. Күпләр тәмәке тартуны начар гадәт дип кенә кабул итәләр һәм аннан җиңел генә котылып була дип уйлыйлар. Дәвек авылы китапханәсендә яшьләр өчен "Тәмәке бетмәс - тартучы бетәр" дип аталган әңгәмә булып узды. Яшьләргә никотинның зарары турында сөйләнде, дус-иш тәмәке тартып карарга тәкъдим итсә, сезнең җавабыгыз ничек булыр, модага ияреп тәмәке тартырга ярыймы дигән сораулар бирелде. Китапханәдә күргәзмә әзерләнде, анда бер тәмәке төтененең ничә ел гомерне кыскартуын, сәламәт яшәү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнлеген аңлаткан материаллар бар иде. Сәламәтлекне яшьтән үк сакларга, спорт белән шөгыльләнергә, начар гадәтләргә иярмәскә дигән фикердә калдык.