Центральная библиотека

"Кыш бабай үзенең китап укучыларын барлый"

Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе китап укучылар белән берлектә
"Кыш бабай үзенең китап укучыларын барлый" дигән уен - тамаша үткәрде. Бәйрәмебездә иң күп китап укучыларга,конкурсларда актив катнашучыларга мактау кәгазьләре тапшырды. Бәйрәмебез җыр-бию, уен-көлке, төрле уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай барлык бәйрәмдә катнашучыларга үзенең матур теләкләрен теләп күчтәнәчләрен тапшырды.