Центральная библиотека

"Тәмле кәнфитләр балаларны агулый!!!"

Кешелек тормышының киләчәге булган балаларыбызны зур тормышка аяк басканда, матур киләчәк белән бергә зур афәтләр дә сагалап тора. Киң җәмәгатьчелек, барлык мәгълумат чаралары чаң суга: "Тәмле кәнфитләр балаларны агулый!!!"
Шушы әһәмиятле тема уңаеннан, Әтрәкле китапханәсе балалар белән әңгәмә үткәрде. "Куркыныч каян килә" исемле китап кургәзмәсе ясап куелды, барлык китап укучыларга тәкъдим ителә. Балаларга СНЮС турында Минзәлә Узәк китапханәсе җибәргән видеоролик курсәтелде. Чит кешеләрдән тәкъдим ителгән "ризыклар"ны беркайчан да алырга ярамаганлыгы басымлап әйтелде. Соңыннан "Кем иң зирәге" дигән табышмаклар турниры уткәрелде.