Центральная библиотека

"Конституция - дәүләтнең төп законы"

Конституция көне Россиянең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. Без бүген мәктәп китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән конституция көненә багышлап "Ватан нидән башлана" дигән тәрбия сәгате үткәрдек. Шулай ук балаларга Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләдек, аның структурасы белән таныштык. Балалар белән китапханәдә "Конституция - дәүләтнең төп законы" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кызыксындырган сорауларга жавап таптылар. Балалар белән "Барлык кешеләр өчен төп закон дигән уен уйнадык.