Центральная библиотека

"Россия Федерациясе Конституциясе көне"

13 декабрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк башлангыч мәктәбендә "Россия Федерациясе Конституциясе көненә" багышланган иртәнге дәрес уздырды. Китапханәче Конституция белән таныштырды. Укучыларга нинди законнар чыгарылуы, кеше нинди хокукларга ия булуы турында аңлатылды. "Балалар илне ясый" дип аталган бәйгегә йомгак ясалды. Һәркайсы нинди рәсем ясаганын аңлатты. Туган якның гүзәл табигатен, чиста һавасын, яшел урманнарын чагылдырган рәсемнәргә югары бәя бирелде һәм барсы да җиңүче дип табылды. Һәр укучы үз бүләген алды.