Центральная библиотека

"Изгелек эшлә, игелек күр"

Календарьдагы күп санлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында, бер моңсу көн бар. Ул декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Әлеге көнгә багышлап Дәвек авылы китапханәсендә "Изгелек эшлә, игелек күр" дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә багышланган газета һәм журнал мәкаләләре, китаплар урын алды. Без бу эшне китапханәче Сахабутдинова Г., клуб мөдире Шайхутдинова А., социаль хезмәткәр Галимова И., Дәвек башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары һәм укытучысы Габдуллина Ә. белән берлектә эшләдек. Авылдашыбыз 1 группа инвалид Хасанов Минзахир абыйда булдык. Аңа йорт эшләрендә булыштык һәм ризыклар алып бардык. Шулай ук, Могинов Фәнисне кунакка чакырдык, ул укый яза белмәсә дә сөйләгәнне ярата, аңа тормышлары бик җиңел булмаган язучы Фәнис Яруллин һәм бик күп кешегә таныш Рөстәм Нәбиевның тормыш юлларын сөйләдем. Фәнискә күчтәнәчләр бирдек. Мондый чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.