Центральная библиотека

Делаем мир добрее"

Инвалидлар декадасы уңаеннан Кадрәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Делаем мир добрее" акциясенә кушылдылар. Урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә бардылар. Хәлләрен белеп, район, авыл, мәдәният яңалыклары, китапханәгә кайтучы журналлар белән таныштырдылар. Үз исемнәреннән чәй тәмнәре һәм Нәсих Таҗиның "Өзелгән кыллар", "Кояшлы гөл" китапларын бүләк иттеләр.