Центральная библиотека

"Улым, әтиегез кайтса бергә яшәгез"

Ә Хисматуллин Зильфак абыйның әтисе Зәки абзый Урыс авылы мәктәбе директоры булган вакытта фронтка китә һәм билгесез югалган солдатлар исемлегендә урын ала. Тыныч көннәр вакытында чыккан бер журналда Украинада совет солдатларына монумент куелды дигән язмага тап була Зильфак абый, һәм шунда исемлектә әтисе тугел микән дип абыйсы Зөлфәт белән юлга кузгалалар. Ләкин ул булмый, дөрес ул кеше дә Хисматуллин була, хәрефләр туры килми. Зәкий монумент та, Зильфак аганын әтисе Зәки генә. Башлар түбән иелеп билгесезлек улларын озатып кала. Әнисе Зәкия әби, гомеренең соңгы көненә кадәр тормыш юлдашын көтә, гомере ахыргы көннәргә якынайганда да "Улым, әтиегез кайтса бергә яшәгез" дип күзләрен йомып тарих битләрен дәвамчыга калдыра. Әтисе истәлеге булып гармун саклана. Зильфак абый тальянны сирәк уйнасада, бармаклар хәзер дә моңлы көйләрне уйнап истәлекне барлыйлар. Әткәй гармуны бит ул...